«Осталык баскычлары» күргәзмәсе ачылу (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 26 апрель көнне 16:00 сәгатьтә 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәсүл Мингалимов һәм аның шәкертләренең рәсем күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 
Рәсүл Камил улы – профессиональ рәссам, Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге әгъзасы. 2022 елда «Иң яхшы укытучы» мактаулы билгесе белән бүләкләнә. Төрле дәрәҗәдәге күргәзмә, бәйгеләрнең, Бөтенроссия пленэр-симпозиумының актив катнашучысы. Шәхси күргәзмә эшчәнлеге алып бара. 
2017 елдан 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы. Аның талантлы укучылары, 2023 ел чыгарылышы, укытучылары белән бергә үз эшләрен күргәзмәдә тәкъдим итәчәк. Аларның кайберсе өчен бу күргәзмә беренчесе һәм соңгысы да булырга мөмкин, һәм киресенчә, олы иҗат юлының башы да булыр, бәлки. 

Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: