«Киңлек һәм вакытны үзләштерү реконструкциясе» күргәзмәсе ачылу (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 18 апрель көнне 16.00 сәгатьтә Гүзәл Шәрәфетдинованың шәхси күргәзмәсен ачу тантанасына чакыра. 
Гүзәл Таһир кызы – Халыкара педагог-рәссамнар берлегенең Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе, ТРның атказанган укытучысы, «2 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе»нең югары квалификацияле укытучысы. 
Экспозициядә акварель, графика эшләре, рәсемнәр тәкъдим ителә. Картиналар матур һәм тамашачыга аңлаешлы, алар күңел җылысы һәм тирән ихлас мәрхәмәтлелек хисләре белән сугарылган.  
Күргәзмә ачылу белән котлау өчен шәһәребез рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк.
Вернисажга рәхим итегез.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: