«Сурәтләрдә хатирәләр» күргәзмәсе ачылу (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 27 май көнне 15 сәгатьтә Мира Малевичның беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Ул Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Ирекле рәссам, төрле техника һәм юнәлешләрдә эшли. 
Мира шәһәр, төбәк күләмендә уздырылучы бәйге һәм күргәзмәләрдә актив катнаша. Рәссамны котларга дуслары, иҗатын сөючеләр, шәһәребезнең танылган рәссамнары киләчәк. Шәһәр музыкантларының чыгышлары вернисажга тагын да ямь өстәячәк. 
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: