«Табигатькә тәрәзә» күргәзмәсе ачылу (6+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 31 гыйнвар көнне 15 сәгатьтә рәссам-анималист Павел Маренниковның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасына чакыра. 
Павел Викторович И.Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берләшмәсендә әгъза булып тора. Ул «халыктан чыккан» сәләтле рәссам, биш йөздән артык картинасы бар. Алар арасында пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, чынбарлыкка якынлыгы белән күңелне яулаучы урман хуҗаларының тормышыннан сюжетлар.
Теләге булган һәркемне көтеп калабыз. 

Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон. 70-02-26

Поделиться: