«Алабуга турында яратып – хатын-кыз күзлегеннән» күргәзмәсе ачылу (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 3 март көнне 15.00 сәгатьтә ТР рәссамнар берлеге әгъзалары Лилия Мостафина-Хаҗиева һәм Ләйсән Исламгәрәевалар вернисажына чакыра.
Рәссамнар күргәзмәләрен Алабугага, күркәм һәм тылсымлы шәһәргә багышлаган. Пленэрларга барганда алар, борынгы шәһәр күренешләре белән илһамланып, гадәти булмаган образлар һәм сюжетлар тудыра.   
Экспозициядә майлы буяулар һәм акварель белән башкарылган рәсемнәр тәкъдим ителә.  
Күргәзмә ачылу белән котларга шәһәребез рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк. 
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: