Китапханәдә «Без бердәм» күргәзмәсе ачылды (12+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында «Без бердәм» төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. 

IMG-20210228-WA0025
IMG_20210228_154342
IMG-20210228-WA0028
IMG_20210228_161749
IMG-20210228-WA0030
IMG-20210228-WA0036

Экспозициядә Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Тукай районыннан 19 рәссам һәм оста-кәсепченең төрле техникаларда башкарылган эшләре тәкъдим ителде. Чараның кунаклары вернисажда күпмилләтле халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша алды. Мастер-класс мәйданчыкларында теләге булганнар зур кызыксыну белән балчыктан удмурт уенчыгы ясады, милли бизәкләр белән савыт-саба бизәде һ.б. 
Чаллы сәнгать көллияте студентлары һәм укытучыларының чыгышы очрашуга килүчеләр өчен музыкаль бүләк булып яңгырады. Алар башкарган халык җырлары тамашачыларның күңеленә үтеп керде. 

Күргәзмә 13 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: