«Илһам юллары» күргәзмәсен ачу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә педагог-рәссам һәм талантлы иллюстратор Эльвира Бәзгетдинованың беренче шәхси күргәзмәсе ачылды.  
Эльвира Фәрид кызы — Халыкара педагог-рәссамнар берлеге әгъзасы, «13 нче балалар сәнгать мәктәбе (татар)» укытучысы, «2025 елның иң яхшы педагог-рәссамы» исеме иясе. Ул күпсанлы педагогик осталык бәйгеләре җиңүчесе һәм лауреаты, төрле дәрәҗәдәге төркемле күргәзмәләр һәм Бөтенроссия плэнерларында актив катнашучы. 
Экспозициядә төрле сәнгать техникаларында һәм жанрларында башкарылган 50дән артык картина тәкъдим ителде. Рәссам иҗатында китаплар иллюстрациясе аерым урын алып тора: ул Сергей Есенин, Петр Ершов, Михаил Булгаков һ.б. танылган авторларның әсәрләрен иллюстрацияләгән. 
Рәссам белән иҗади очрашу 23 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә узачак. Бу аның белән аралашу, рәсемнәренең туу тарихын ишетү һәм анвң иҗади юлы турында күбрәк белү өчен уникаль мөмкинлек.

Барлык теләге булганнарны күргәзмә белән танышырга чакырабыз!
Керү ирекле.

Поделиться: