«Туган як матурлыгы» күргәзмәсе ачыла (6 +)

Бесплатно

23 сентябрь көнне 15 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванованың «Туган як матурлыгы» исемле күргәзмәсе ачылачак. 

Экспозиция ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Татарстан Республикасы тирә-юнендә башкарылган пейзажлар, декоратив-стилизацияләштерелгән рәсемнәр, «Татар халык киемнәре» сериясе – барлыгы 30дан артык эш тәкъдим ителә.             

Рауза Габдерәкыйм кызының иҗат әсәрләре Татарстанның Рәсем сәнгате музеенда, Россия, Франция, Италия, Турциядә шәхси тупланмаларда саклана.

Күргәзмәгә килгәч, социаль ара сакланырга, битлекләр киелгән булырга тиеш.

Күргәзмә 2020 елның 18 октябренә кадәр дәвам итә. 
Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: