«Рәсемнәр җанлана»: күргәзмә ачылу (6+) Анонс!

Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында 28 май көнне 17 сәгатьтә Түбән Кама рәссамы Айзирәк Мостафинаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.

Айзирәк Альберт кызы профессиональ рәссам, педагог, балалар һәм өлкәннәр өчен «Үзеңдә рәссам ач» дигән рәсем ясау студиясе оештырган һәм алып бара.  Түбән Кама, Чаллы, Казан, Азнакай, Лениногорск шәһәрләрендә узучы төбәк бәйгеләре, проектлар һәм күргәзмәләрдә актив катнаша ул. 

Айзирәк Мостафина төс, контраст, формаларның ачыклыгын, җанлылыгын, чынбарлыкны ярата. Ул һәрвакыт эзләнүдә, төрле материаллар: май, пастель, акрил куллана. Ул декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре – барельефлар, курчакларны яратып ясый. Шулай ук үзен иллюстратор сыйфатында сынап карый, аның иллюстрацияләре белән Николай Третьяковның китабы басылып чыкты. 

Теләге булганнарны күргәзмә ачылу тантанасында көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: