«Туган якка дан җырлап» гобеленнар күргәзмәсе ачылу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 12 февраль көнне 16 сәгатьтә Россия һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлекләре әгъзасы, Чаллы дәүләт педагогия университеты укытучысы Светлана Большакова һәм аның шәкертләре – сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.  
Светлана Владимировна — 36 еллык педагогик стажы булган профессиональ рәссам, педагогия фәннәре кандидаты.
Күргәзмәдә тәкъдим ителүче эшләр гобелен уникаль техникасында башкарылган. Бу декоратив сәнгатьнең бер төре, сюжетлы яки бизәкле композицияле, җепләрне аркылыга-буйга кисештереп кулдан чигелгән берьяклы йонсыз дивар келәме.

Экспозициядә эчтәлеге ягыннан төрле мотивлар буенча гобеленнар тәкъдим ителә: пейзажлар, натюрмортлар, абстракт композицияләр һәм фантазияле образлар.
Барлыгы күргәзмәдә 33 эш катнаша. 
Вернисажга чакырабыз.
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26

Поделиться: