«Буяуларда хис-кичерешләр» күргәзмәсе ачылу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 27 апрель көнне 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мария Сухорукованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Мария Эдуардовна — профессиональ рәссам, педагог, югары квалификацияле категориягә ия, 2023 ел өчен Россиянең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелүче Дәүләт стипендиясен алучы. 
Экспозициядә техникасы һәм эчтәлеге буенча төрле картиналар: пейзажлар, натюрмортлар, абстракт композицияләр һәм хыялый образлар тәкъдим ителә. 
Күргәзмәдә барлыгы 30 эш катнаша.
Вернисажга чакырабыз.
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26

 

Поделиться: