«Илһам КАЙТАВАЗЫ» күргәзмәсе ачылу (0+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 28 июнь көнне 16.00 сәгатьтә 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, «Рәссам-укытучылар берлеге» Халыкара иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзасы Эльмира Хөсәенованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 

Рәссамның иҗаты күптөрле һәм кызыклы, ул һәрвакыт рәсем сәнгатендә яңалыкка омтыла, шәһәр һәм республика күләмендә иҗади эш күргәзмәләрендә актив катнаша. Аның сәнгате милли характерда һәм эчке рухи халәтен чагылдыра. Күргәзмә ачылу тантанасында Эльмира Хөсәенова үзенең чигү техникасында башкарылган эшләрен һәм майлы буяулар белән ясалган рәсемнәрен тәкъдим итә. 

Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: