«Осталыкка юл» күргәзмәсе ачылу (6+)

17 майда 15:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Халыкара педагог-рәссамнар берлеге, Россия профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы, 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Шабалованың (Әлмәт шәһәре)  күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 
Ольга Петровна — профессиональ рәссам, педагог. 2025 елда  «Иң яхшы педагог-рәссам» дигән Мактау билгесенә лаек булды. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм күргәзмәләрдә актив катнаша. 
Күргәзмәдә кул астындагы кораллар, ручка һәм төсле карандашлар ярдәмендә ясалган графика тәкъдим ителә. Экспозициядә күркәм әдәби әкият образларын күрергә мөмкин.  
Теләге булган һәркемне күргәзмә ачылуга чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: