«Чәчәк атучы Татарстан» күргәзмәсе ачылу (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә 23 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Халыкара акварель көне кысаларында Төбәк акварель бәйрәме узачак. 
Кече картиналар галереясында «Чәчәк атучы Татарстан» дигән төркемле күргәзмә ачылачак. Анда республикабызның төрле почмакларыннан 47 рәссам катнашачак. Танылган акварельчеләр Татьяна Низамова һәм Гүзәл Шәрәфетдинова профессионаллар өчен мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук «Акварель. Бар серләре» дигән китап күргәзмәсе оештырылачак. Теләге булганнар акварель белән рәсемнәр ясый һәм туган як пейзажы ясау буенча «АРТ-тимбилдинг»та катнаша алачак. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: