Китапханәдә Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәсе ачыла (6+) Анонс!

Бесплатно

31 август көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 

Әбүзәр Рәүф улы – чын табигать җырчысы. Аның пейзажлары пленэрда ясалган һәм авторның хис-кичерешләрен саклый. «Йөрәгемә якын җир» экспозициясендә – Татарстан шәһәрләре һәм авыллары күренешләрен сурәтләгән 30дан артык әсәр.

Күргәзмәгә чакырабыз! Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон 70-02-26.

Поделиться: