«36 кадр плюс акварель» күргәзмәсе ачылу (0+)

15 октябрьдә 16:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Алена Селеверстованың «36 кадр плюс акварель» дигән күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 

Алена Кама сәнгать һәм дизайн институтын тәмамлый. Ул «Алабуга автомобиль заводы»нда дизайнер һәм фотограф булып эшли. Аның эшләре төркемле күргәзмәләрдә һәм төрле дәрәҗә бәйгеләрдә актив катнаша. Алена Мәскәүдә узган «Балалар иҗаты объективында» Бөтенроссия онлайн-фотобәйгесенең «Репортаж өчен фото» номинациясендә җиңүче була.

Күргәзмәдә 50дән артык акварель эше һәм фотосурәтләр тәкъдим ителде. Рәссам  аларда якты, җиңел натюрмортлары аша тыныч шатлык хисен җиткерә. Аның эшләре нәзбереклек һәм нәфислек белән сугарылган, тамашачыга мизгел сафлыгын тоярга мөмкинлек бирә. 

Вернисажга чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: