Китапханәдә «Күңелем нуры» исемле рәсем күргәзмәсе ачылды (6+)

21 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәби-сәнгать салонында 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Марат Мөдәррис улы Биктаһиров һәм аның укучылары эшләреннән торган «Куңелем нуры» дип аталган рәсем күргәзмәсе ачылды.

IMG-20191221-WA0029
IMG-20191221-WA0079
IMG-20191221-WA0066
IMG-20191221-WA0036
IMG-20191221-WA0037

Күргәзмә ачылу тантанасына рәссамның дуслары, хезмәттәшләре, рәссамнар, рәсем сәнгатен сөючеләр, китапханә укучылары җыелды. Марат Мөдәррис улы үзенең картиналары, шәкертләренең эшләре белән таныштырды, үзенең дөньяны ничек күзаллавы турында сөйләде, кунакларның сорауларына җавап бирде.

Шунда ук Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының «Урал-себер бизәкләре» күргәзмәсе ачылды. Укытучылары Наталья Владимировна Әмирова бу бизәкләрне башкару техникасы, халык кәсебенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Лидия һәм Надежда Филипскихлар башкаруында яңгыраган татар көйләреннән попурри, Яр Чаллы сәнгать көллияте студентларының вокал чыгышлары кичәгә тагын да ямь өстәде.

Күргәзмә 10 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: