Хәтер һәм дан елы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын ачу (0+)

10 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Хәтер һәм дан елы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына старт бирелде. Әлеге вакыйгаларга багышланган «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» PRO-төбәк» проекты кысаларында, «Якташларыбыз. Фашистлыкка каршы сәнгать» дигән хәтер көне узды.

IMG_7267
IMG_7284
IMG_7277

Чарага килүчеләрне Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссамнар, шагыйрьләр, музыкантлар иҗаты белән таныштырдылар. Сәнгатькә мәхәббәт ватандашларыбызга авыр сугыш шартларында көрәш рухын саклап калырга ярдәм итә.

Чаллы Картиналар галереясы вәкилләре – директор урынбасары Әлфия Миннегали кызы Гарипова сугыш темасы белән бәйле сәнгать эшләрен тәкъдим итте, бүлек мөдире Марат Искәндәр улы Мингалиев линогравюра техникасында мастер-класс уздырды.

Атна дәвамында күптөрле чаралар үткәрү планлаштырылган. Барыгызны да безгә кушылырга һәм яңа кичерешләр, яхшы кәеф алырга чакырабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: