Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәме (0+)

17 марттан 19 мартка кадәр Үзәк балалар китапханәсе «ачык космос» шартларында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Мин һәм китап – мәңгегә!» исеме астында Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәме уздырды.

цдб 19.03.2021 (2)
цдб 19.03.2021

Балалар, 60 ел элек Җир шарын әйләнеп чыккан Юрий Гагарин кебек үк, «космик сәяхәт» кылды. Берәр планетада булганнан соң, алар, күңелле итеп аерым бер ритм белән кул чабып һәм аяклар белән тыпырдатып, икенче планетага юл тотар өчен, «двигатель»не кабызды. «Тарих» планетасы бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде һәм аның турында «Балалар китабы атналыгы: дәвамы булган тарих» видеоязмасын күрсәтте. «Әкият» планетасы төрле әкият геройларыннан хат-хәбәрләр алып килгән Чит планета вәкиле белән дуслаштырды. «Журнал» һәм «Әдәбият» планетасы әдәби уеннар һәм китаплар турында файдалы мәгълүмат әзерләде. Соңгы биремне үтәр өчен, космик сәяхәтчеләр Җиргә әйләнеп кайтты, чөнки безнең планетада гына шундый матур китаплар тудыручы балалар язучылары яши!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: