«Китаплы көз 2020: китап вируска каршы!» көзге акция (6+)

1 октябрьдән 16 нчы санлы китапханәдә «Сәламәтлеккә «ӘЙЕ» дип әйтәбез!» исемле яңа күргәзмә-рецепт ачылды. Чөнки классиклар фикеренчә, китап – эчке халәт өчен иң яхшы дару, ә бүгенге көн табиблары исә укуны көчле тернәкләндерү процедурасына тиңли. 

Күргәзмәдә теләсә кайсы сырхаудан дәвалаучы китаплар тәкъдим ителә: «иммуностимуляторлар» — күбебез яратып укый торган классика, уңай фикерләргә өйрәтүче китап-тренинглар стрессны җиңәргә булыша, «күңел өчен витаминнар» тормыш мәгънәсе турындагы мәңгелек сораулар хакында уйланырга мәҗбүр итә – Габриэль Гарсиа Маркес һәм Пауло Коэльо иҗатын сөючеләр өчен. Торгынлык һәм ялгызлыктан укыр өчен Дэн Браун, Людмила Улицкая, Елена Колина һәм башка «библиотерапевт»лардан әдәби «дару»лар бар. «Киң кулланылыштагы антисептиклар»дан альтернатив медицина чаралары, аерым алганда «Даруларсыз ничек дәваларга», «Минераллар белән дәвалау» кебек уникаль китаплар, сәламәт яшәү рәвеше буенча «Өй табибы» журналлары шактый. «Иң төп һәм газапланучы әгъза»ны да әйләнеп узмадык: йөрәк сыкрауларын басарга Екатерина Вильмонт, Дина Рубина һәм Виктория Токарева кебек библиотабиблар ярдәм итәр, шулай ук гаҗәеп матур романнар һәм психологик киңәш бирүче басмалар да бар. Һәм, ниһаять, кояшсыз сүрән көннәрдә гомерне озынайтуның алыштыргысыз бер чарасы – юмор! Сезгә мәзәкләр һәм көлкеле хикәяләр, Михаил Жванецкийның шаяртуларын һәм  Дарья Донцованың иронияле детективларын укырга киңәш итәбез.

Безнең библиодаруханәдә барысы да рецептсыз бирелә, ә кабул итүнең күләме һәр укучыга индивидуаль. Әдәби прививка барысына да файдага булды — «прививка»лы укучылар китапханәдән шат күңелле һәм сәламәт булып кайтып китте. 

«Әдәби дарулар» алырга безгә килегез һәм сәламәт булыгыз!

 

Поделиться: