Язучы һәм сценарист Юлия Вучко белән онлайн-очрашу (12+)

Язучы белән очрашу – ул һәрвакыт кызыклы һәм истә кала торган вакыйга. 

Шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтакте төркемендә тулы эфирда укучылар язучы һәм сценарист Юлия Вучко иҗаты белән танышачак. Ул үзенең иҗатын шигырьләр язудан башлый, аннан соң иҗаты зур күләмле әсәрләр белән байый. Дөрес һәм матур итеп уй-фикерләрен җиткерә белү сәләте Юлияны сценарияләр язу эшенә тарта, моңа ул Санкт-Петербургта өйрәнә. 2022 елда Чаллыда Юлия сценариясе буенча һәм аның режиссерлылыгында «Сюрприз» дигән кыска вакытлы фильм төшерелә, монтажлау эшен дә үзе башкара. Очрашу барышында ул сценарияләр язу осталыгы һәм аның ничек язучылык эше белән бәйле булуы турында сөйләячәк. 

Очрашу 21 март көнне 11.00 сәгатьтә узачак. Сезне дә эфирга кушылырга чакырабыз!

 

Поделиться: