Чаллы шагыйрәсе Е.Н. Денисенко белән онлайн-очрашу (12+)

26 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханәнең Instagram социаль челтәрендәге битендә туры эфирда Чаллы шагыйрәсе Е.Н.Денисенко белән «Балачактан яза башладым» дип аталган онлайн-очрашу узды.

Екатерина Николаевна – һәвәскәр язучы. Үзенең югалган итек турындагы тәүге хикәясен ул 5 яшендә яза. Билгеле, бу эштә аңа әбисе ярдәм итә. Ә менә беренче шигыре 9 яшендә генә иҗат ителә һәм ул әтисенә багышлана. Екатерина Николаевна үз-үзен «арбакеш», ягъни дала буйлап баручы һәм юлында очраган бар нәрсә турында җырлаучы Урта Азия олаучысы дип атый. Шагыйрә әйтүенчә, аның күңеленә барысыннан да бигрәк пейзаж һәм мәхәббәт лирикасы якын, кышны исә ул яратмый һәм аны ак тынлык ди. Чарабыз кунагы үзенең төрле елларда иҗат ителгән «Облако твоих мыслей», «Декабрь», «Слово», «Цветами желтыми, рыжими, красными…» кебек кайбер шигырьләрен укыды. Денисенко тамашачыларны киләчәккә иҗади планнары белән таныштырды, үз тормышы турында «Главы и главки» исеме астында истәлекләр китабы язу хыялы турында сөйләде. Туры эфирда автор тарафыннан булачак китабыннан өзекләр яңгырады. Очрашу азагында Е.Н.Денисенко яшь шагыйрьләргә күңел белән бер ритмда булып, сүзләрне һәм авазларны йөрәк белән тоеп иҗат итәргә киңәш бирде.

 

Поделиться: