Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән онлайн-очрашу (0+) Анонс!

1 июль көнне 13.00 сәгатьтә туры эфирда тамашачылар З.Кадыйрова иҗаты белән танышачак, үзләрен кызыксындырган сорауларын чатта бирә алачак. Ә иң актив һәм игътибарлы тыңлаучыбыз язучының имзаланган «Урланган яшьлек» исемле өр-яңа китабын ала алачак. 

Зифа Кадыйрова – популяр китаплар авторы, аның әсәрләрен иҗатын сөючеләр түземсезлек белән көтеп ала. Аның повестьлары чын күңелдән һәм күңел өчен язылган, аларда гади тормыш-көнкүреш вакыйгалары сурәтләнә. Китаплары кеше җылысы, уйлары белән сугарылган, гади сөйләм теле белән язылган һәм укучылар йөрәкләрендә тиз арада үз урынын таба. 

Туры эфир ультура.РФ порталында сылтама буенча узачак:
https://www.culture.ru/live/broadcast/34801/onlain-vstrecha-s-pisatelnicei-zifoi-kadyrovoi

 

 

Поделиться: