Автор-башкаручы Флюра Талипова белән онлайн-очрашу (6+)

Бесплатно

Шигърият, музыка белән очрашу – һәрвакыт бәйрәм. Ә шагыйрь, матур юллар авторы янәшә булып, үз шигырьләрен үзе укыса, җырларын җырласа – ул чын-чынлап зур вакыйга. Үзәк китапханәнең ВКонтакте төркемендә туры эфирда кунакта – популяр җырлар авторы һәм башкаручы Флюра Талипова.

Ул көй-моңга гашыйк булып үсә һәм шәһәребез, башка төбәкләрнең шагыйрьләре белән иҗади дуслыкта яши. Күп кенә шигырьләрендә үз кичерешләре, омтылышлары белән гармониядә булган әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы турында сөйли. 
Тамашачылар туры эфирда Ф. Талипованың иҗаты белән танышачак, аның шигырьләрен, җырларын ишетә, чатта үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Туры эфирның вакыты: 10 февраль 11.00 сәгатьтә

Поделиться: