«Россия халыклары кәсепләре»: онлайн-викторина (12+)

Бесплатно

12 июнь көнне Россия Федерациясендә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Көне билгеләп үтелә.  

Россия — бөек мәдәният булдырган дәүләт. Россиянең бөтен тарихы дәвамында нәкъ менә мәдәният яңа буынга милләтнең рухи тәҗрибәсен тапшыра килә, илебез халыклары бердәмлеген тәэмин итә, Россиянең дөньяви йогынтысын билгели. Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елында мәдәни байлыгыбызны истә тоту әһәмиятле, чөнки Россия — зур күпмилләтле ил, халыкларның һәрберсе үз сәнгате, гореф-гадәтләре һәм йолаларына бай. Күп төбәкләрнең халык кәсепләре бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә данлыклы, ә күбесе Россиянең рәсми булмаган символлары булып тора. 

Сезгә онлайн-викторина сорауларына җавап бирергә һәм иң бөек илебезнең танылган халык кәсепләрен искә төшерергә тәкъдим итәбез. 

#МыРоссия #МыВместе #Татарстан

 

Поделиться: