«Син – хокук турында, хокук – синең турында» онлайн-тест (12+)

Бу атнада, 12 декабрьдә әһәмиятле бәйрәм — Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Бу көн илнең Төп Законына салынган кыйммәтләр, һәр гражданның хокуклары һәм иреге турында искә төшерә. 
Конституция — ул юридик документ кына түгел, ә безнең җәмгыятьнең нигезе, хокуклар һәм ирекләрне яклау гарантиясе, шулай ук бердәмлек һәм тотрыклылык символы. Әйдәгез бу көнне үз хокукларыңны һәм аларны яклый белүнең никадәр мөһим булуын искә төшерик!

Хокуклар турында белемнәрегезне тикшереп карыйсыгыз киләме?
Сезне «Син – хокук турында, хокук – синең турында» онлайн-тестын үтәргә чакырабыз.
Бу тест сезгә үз хокукларыгыз һәм Россия законнарының нигезе турында күбрәк белергә ярдәм итәр. 

Конституция көнен бәйрәм итүгә кушылыгыз һәм үз хокук белемнәрегезне ныгытыгыз!

Поделиться: