Китапханәчеләр өчен В. П. Астафьевның 100 еллыгына багышланган «Бөек рус язучысы» китапнамәләр онлайн-бәйгесе (18+)

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы» МБУсе китапханә хезмәткәрләрен В. П. Астафьевның 100 еллыгына багышланган «Бөек рус язучысы» дигән китапнамәләр онлайн-бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге җиңүчеләре 27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көнендә билгеле булачак. 

Бәйгедә катнашу өчен В. П. Астафьевның теләсә кайсы әсәренә китапнамә ясарга, видеороликны ВКдагы төркемдә «Онлайн-конкурс буктрейлеров «Великий писатель земли русской» урнаштырырга, авторның Ф.И.О., эш урыны һәм вазифасын күрсәтергә кирәк.

Бәйге эшләре 2024 елның 1 апреленнән 20 маена кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк. 

Элемтә өчен мәгълүмат:
E-mail: library-sait@mail.ru
Телефон: 8(8552) 71-40-88

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: