«+5»лелек сәламәтлек» онлайн фестивале (6+)

Бәхетле булуның бер шарты – ныклы сәламәтлек, ә инде аны саклау үзебезнең кулларда. Без бергәләп социаль челтәрләрдә үз үрнәгебездә сәламәт тормыш рәвеше алып баруның авыр түгеллеген һәм файдасын дәлилли алабыз.
2020 елның 29 октябрендә Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча онлайн форматта бәйрәм уздыра.
Фестиваль кысаларында «+5лелек сәламәтлек» онлайн эсселар бәйгесенә һәм «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» челтәрле акциясенә йомгак ясалачак. Катнашучыларның басмаларыннан «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дигән видеоязма булдырылачак һәм фестивальне уздыру көнендә балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКонтактедагы битендә урнаштырылачак. 
Фестивальдә катнашу өчен, яшенә һәм яшәү урынына карамастан, теләге булган барлык «ВКонтакте» социаль челтәрен кулланучылар чакырыла. 

«+5»лелек сәламәтлек» онлайн фестивале программасы

10.00 – Могҗизалар илендә гимнастика (6+)
11.00 – «Сказка про то, как мишка – Топтыжка секрет здоровья узнавал» дигән театральләштерелгән онлайн тамаша  (6+)
12.00 – «Сәламәтлек илендә» видеокүзәтү (12+)
12.30 – «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» челтәрле акциясе катнашучылары җибәргән эшләрдән ясалган видеоролик
13.00–15.00 – «Актив! Сәламәтлек! Позитив!» онлайн квесты (12+)
16.00 – «Дөнья белән матурлык идарә итә» косметологтан мастер-класс (12+)
17.00 – «Сәламәт бул!» табиб белән онлайн очрашу (16+)
18.00 – «Картаюны кисәтү – мәңгелек хәрәкәттә!» скандинавия йөреше буенча тренердан мастер-класс (16+)
19.00 – Өстәл уеннары буенча онлайн очрашу (16+)
20.00 – «Тормыш рәвеше – сәламәтлек» йогатерапия буенча мастер-класс

Онлайн фестивальнең нигезләмәсе

Максатлары: фестиваль яшьләрдә актив тормыш позициясе һәм үз сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе, аны саклауны булдыру максатында үткәрелә. Сәламәт яшәү рәвеше культурасын алга җибәрү.
Фестиваль массакүләм мәгълүмат чараларында, китапханәнең библиотека-челны.рф сайтында, балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКонтактедагы https://vk.com/unior_library битендә яктыртылачак. 
Белешмәләр өчен телефон: 8-999-164-73-75

Поделиться: