«Бөек фәннәр патшалыгы» иҗади ачышлар онлайн-фестивале (6+)

26 ноябрь көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсе онлайн-режимда Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына багышланган фестиваль уздырды.
Чара Үзәк китапханәнең «ВКонтакте»дагы төркемендә трансляцияләнде.  
Туры эфирда шигырь укучылар видеобәйгесе, рәсем һәм кул эшләре бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара кысаларында Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы Юлия Андрееваның «Растим гения» китабын онлайн-тәкъдир итү чарасы үтте.

Онлайн-эфирда Ермаков исемендәге туган якны өйрәнү секретаре Светлана Гордиенко һәм «Рус теле көне – 2020» проекты кураторы Варвара Сафронова кунак булды. Алар «Рус теле көне – 2020» проекты, әлеге проектка кергән бәйгеләр турында сөйләделәр һәм проект җиңүчеләрен бүләкләделәр. 
Эфирда катнашучылар фестиваль барышында «Иначе говоря» китап клуб-кибете җитәкчесе Анатолий Ухандеев белән очрашты.

Фестиваль азагында Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына багышланган бәйге эшләренә күзәтү үтте.

 

Поделиться: