«Китапханә төне 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында, РФ халыклары мәдәнияте һәм телләре күптөрлелегенә багышланган онлайн-акция

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Россия дәүләт китапханәсе (ФГБУ РГБ) сезне ел саен узучы «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясенә багышланган тематик онлайн-акциягә кушылырга чакыра. Чара Россия Федерациясе халыкларының мәдәнияте һәм телләре күптөрлелегенә багышланган.
Катнашучыларга туган телендә яки Россия халыклары телләрендә шигырьне укыганны видеога төшерергә тәкъдим ителә. Иң яхшы эшләр «Культура.рф» порталының төп битендә акцияне уздыру көнендә басылып чыгачак, бу федераль дәрәҗәдә үзеңне һәм үз төбәгеңне күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек булачак.  
Туган телләргә теләктәшлек итеп, без ата-бабаларыбызның уникаль мирасын саклыйбыз һәм киләчәк буынны гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Сезнең катнашу илебезнең күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытуга бер өлеш булачак. 
Тулырак мәгълүмат һәм видеоматериалларга техник таләпләр нигезләмәдә.
Сезне күләмле бөтенроссия проекты катнашучылары арасында күрүгә без бик шат булачакбыз!

Поделиться: