«Бәхет ишегенең алтын ачкычы» Әдәби уен (6+)

15 гыйнвар көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бәхет ишегенең алтын ачкычы» дигән әдәби уен үткәрелде.

Уен башында алып баручы балаларга мавыктыргыч итеп күренекле язучы А.Н.Толстой турында сөйләде. Укучылар язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар, «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкиятенең туу тарихы белән танышты.

Балаларга «Алтын ачкычны эзләү» интерактив викторинасында катнашырга тәкъдим ителде. Маҗаралар яратучы Буратино укучылар белән берлектә, иҗади биремнәр һәм уеннардан торган төрле каршылыкларны җиңә-җиңә, алтын ачкычны эзләргә юл тотты. Алтын ачкычка барып җиткәнче, уенда катнашучыларга башваткычны чишәргә, күпләгән табышмакларга җавап табарга туры килде. Балалар театрда, Юләрләр Илендә, Буратино чормасында, Могҗизалар кырында булды… Бар җирдә дә аларны төрле сынаулар көтеп торды. Сәяхәт слайдлар, видеоязмалар һәм музыкаль өзекләр белән үрелеп барды. Уен укучыларда зур кызыксыну уятты, алар әлеге чарадан бик канәгать һәм шат калды. 

Шулай ук балалар өчен матур итеп ясалган «Балачакның алтын ачкычы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» китабының төрле басмалары, язучының портреты, автор турында белешмә һәм А.Н.Толстойның башка әсәрләре тәкъдим ителгән иде.

Чара Буратино турындагы мультфильмны карау белән тәмамланды.

 

Поделиться: