«Кар патшалыгында, китап илендә» онлайн-күзәтүе (0+)

Хәзерге заманда балалар кечкенәдән үк могҗизага ышанмый башлады. Алар дусларын да Кыш Бабайның юклыгына, ә чыршы астындагы бүләкләрне әти-әниләр куюына инандырырга тырыша. Шунлыктан нәни китап сөючеләр өчен могҗиза тойгысын һәм бәйрәм тылсымы вакытын озынайту мөһим. Ә бу эштә мавыктыргыч кышкы китаплар ярдәмгә килә. Алар белән бала яңа ел әкияте дөньясына кереп чума, якынлашып килүче бәйрәмне тоя, яхшы күңелле һәм дус-тату булырга өйрәнә.  
16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре дә ВКонтакте битендә укучылар өчен балаларны да, ата-аналарны да битараф калдырмаучы мавыктыргыч «кышкы» һәм яңа ел китапларына онлайн-күзәтү тәкъдим итте.
«Кар патшалыгында, китап илендә» онлайн-күзәтүе укучыларда Яңа ел кәефе тудырырга һәм Яңа елны күңелле итеп каршы алырга ярдәм итәчәк, ә китап уку кышкы каникулларны онытылмас итәргә булышыр! Китапханә сезне уку тылсымына бирелергә һәм Яңа елга кызыклы китаплар белән аяк басарга чакыра.

Поделиться: