«Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясе игълан ителде

Бесплатно
Время проведения: Дедлайн 15 сентября 2020 года

«Счастливые истории» хәйрия фонды 2014 елдан «Глаголица» Бәйсез әдәби премиясе оештыра. Бу рус һәм татар телендә иҗат итүче яшь авторлар өчен әдәби бәйге. 

2016 елдан бәйге халыкара буларак үткәрелә башлады. Татарстанның 45 шәһәр-районыннан, илебезнең 67 шәһәр һәм өлкәсеннән: Петрозаводскидан Якутскига кадәр, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Латвия, Финляндия, Кытай, Кипр, Тунис, Австралия кебек унике чит илдән 3500 дән артык бала әлеге бәйгедә катнашты инде.

Яшь авторларның эшләренә Россия һәм Татарстанның танылган язучылары бәя бирә (жюри әгъзаларының тулы исемлеге 1 нче Нигезләмәдә).

Проектта катнашу бушлай. 10 яшьтән алып 17 яшькәчә теләсә кайсы мәктәп укучысы катнашу өчен гариза бирә ала. Моның өчен яшь авторга ирекле темага хикәя яки шигырь язарга, www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинетында үз әсәрен урнаштырырга кирәк. 

Бәйге берничә этапта үткәрелә – аның беренчесе онлайн уза һәм ул башланды инде. п

Хәлиткеч этап – жюри әгъзаларының мастер-класслары, алар Казанда ноябрь аенда 100 иң яхшы эш авторы өчен бушлай әдәби смена форматында үтә. 

Призлар фонды турында тулырак 1 нче Нигезләмәдә.

2020 елда кертелгән яңалыклар:

– Жюри составында яңа әгъзалар: Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс, Надежда Ажгихина;

– Быел Казанда узачак әдәби сменага элеккечә 60 түгел, ә 100 иң яхшы яшь автор чакырылачак;

– Шулай ук беренче тапкыр ике телне яхшы белүчеләр өчен бәйге, «Глаголица» кысаларында чит ил яшь авторлары өчен беренче проект уздырыла;

– 2020 елның яңа сезонында мәртәбәле кунак буларак Американың танылган язучысы Али Бенджамин чакырыла.

Теркәлү формасын хәзер үк тутыра аласыз, бәйге эшен соңрак та урнаштырырга мөмкин.

Катнашыгыз, үзегезне сынагыз! Үзегезнең иҗади талантыгыз һәм якты киләчәккә таба адым ясагыз!
Барыгызга да уңышлар телибез!

«Счастливые истории» хәйрия фонды.
e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru

НИГЕЗЛӘМӘ

Жюри әгъзалары, призлар (1 нче Приложение)

 

Поделиться: