И.Г. Дройзенның «Эллинизм тарихы» («История Эллинизма») китабы буенча фикер алышу (18+)

Узган якшәмбе шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Прометей» фәнни-популяр әдәбият клубының чираттагы утырышы узды. Бу көнне клуб әгъзалары И.Г. Дройзенның «История Эллинизма» китабы буенча фикер алышты.

И.Г. Дройзен – немец тарихчысы, Берлин, Киль, Йена университетлары профессоры, эллинизмны системалы тикшерүгә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итә һәм әлеге терминны да ул кулланылышка кертә.

Чарада катнашучылар Эллинизм чыганаклары, Александр Македонский феномены һәм Эллинизм формалаштыруда аның роле, Эллинизмның дөнья һәм Россия мәдәниятенә йогынтысы турында сөйләштеләр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: