Гомумроссия китапханәләр көне – һөнәри бәйрәм

28 май көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Әлеге бәйрәм көнне китапханә хезмәткәрләрен «ҮКС» МБУ рәхмәт хатлары, шәһәр мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Мактау Китабына кертелү турында Белешмә тапшырылды. 
Чараны олылап югары дәрәҗә кунаклар да килгән иде: Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең баш белгече Закирова Гөлназ Вәдир кызы һәм Чаллы шәһәренең мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Заһидуллина Илсөя Илдус кызы. Аларның әлеге чарада катнашуы шәһәребез мәдәниятен үстерүдә китапханәчеләр хезмәтенең әһәмиятле һәм мөһим булуын ассызыклады. 

кеекккк
IMG_1286
IMG_1283
IMG_1315
IMG_1322
IMG_1327
IMG_1328
IMG_1333
IMG_1357
IMG_1358
IMG_1362
IMG_1363
IMG_1369
IMG_1374
IMG_1375
IMG_1379
IMG_1386
IMG_1388
IMG_1390
IMG_1423

Китапханә директоры В. М. Гайнуллина китапханәче эше катлаулы, әмма мавыктыргыч һәм мөһим һөнәр булуын билгеләп үтте. Һәркөнне китапханәчеләр укучылар өчен гаҗәеп китаплар дөньясын ача һәм аларга укуны яратырга ярдәм итә. Алар үз белемнәре белән генә уртаклашып калмый, һәр укучыга әдәбият белән аралашудан шатлык китерә. 
Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Р.Д. Салихова хезмәттәшләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Гаилә елы кысаларында уздырылган «Объективта әни» профсоюз фотобәйгесенә йомгак ясады.
«Афишалар һәм вакыйгалар: китапханә дизайн-бәйгесе» һөнәри бәйгесе җиңүчеләре дә игътибардан читтә калмады – аларның һәрберсенә лаеклы Дипломнар тапшырылды. 
Тантаналы чара «Энергетик» Мәдәният Сарае артистларының матур һәм истә калырлык концерт номерлары белән үрелеп барды. Аларның чыгышлары бәйрәм рухы тудырды һәм катнашучыларны киләчәктә һөнәри казанышларга омтылырга илһамландырды. 

Гомумроссия китапханәләр көне – мөһим вакыйга, ул китапханәчеләрнең белемнәрне, мәдәниятне һәм мәгърифәтне саклау һәм үстерүдә зур өлешен билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә. Бу көнне без барлык китапханә хезмәткәрләренә армас-талмас хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

1 июнь көнне профсоюз комитеты хезмәткәрләр өчен, Гомумроссия китапханәләр көне дәвамы буларак, Уфа каласына мавыктыргыч сәяхәт оештыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: