«Җир шарында бар кеше Яңа елны каршылый» Яңа ел уен программасы (6+)

Хуш исле чыршы исләре, җем-җем утлары, матур уенчыклары белән безне куандыручы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – ул Яңа ел. 24, 25 декабрь көннәрендә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Җир шарында бар кеше Яңа елны каршылый» дигән Яңа ел уен программасы уздырылды.

IMG_0390
IMG_4459
IMG_0394

Балалар дөньяның төрле илләрендә яңа елны каршылау йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты, төрле яңа ел уеннары турында мәгълүмат алды. Укучылар бик теләп «Шук тиеннәр», «Боз сөңгеләрен бәреп төшер», «Тылсымлы кар бөртекләре» кебек хәрәкәтчән уеннарда катнашты. Шулай ук яңа ел табышмакларын, әкиятләрен белү буенча белемнәрдә ярыштылар, яңа ел табыны ризыкларының исемнәрен искә төшерделәр, шуннан соң барысы бергә Германиядәге кебек Яңа елга «сикереп керде»ләр. Балалар әлеге чарадан канәгать калды, үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат җыйды. Китапханә хезмәткәрләре барысына да якынлашып килүче Яңа елда яхшы кәеф, күңелле яллар һәм яңа кызыклы китаплар белән очрашу теләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: