«Яңа ел чыршыбыз сезне кунакка дәшә!» Яңа ел бәйрәме (18+)

25 декабрь көнне 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубы кысаларында «Яңа ел чыршыбыз сезне кунакка дәшә!» дигән Яңа ел бәйрәме узды.

1
4
2
3

«В лесу родилась елочка» җыры астында барысы бергә әйлән-бәйлән уйнады, «Тычканны каршы алырбыз!», «Тылсымлы эшләпә», «Мандариннар белән эстафета» кебек төрле күңелле уеннарда катнашты, Кыш Бабайга котлау сүзләре һәм теләкләр язылган телеграмма җибәрде. «Яңа ел сюрпризы» уенында катнашучыларның һәрберсе аннан бүләк алды. «Елның символы» видеовикторинасында кунаклар белемнәрен сынап карады, ә «Тылсымлы эшләпә» бәйгесендә исә үзләренең сәләтләрен ачып салды.

Саубуллашканда клуб әгъзалары һәм китапханәчеләр бер-беренә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә иминлеге һәм клубта яңа кызыклы очрашулар теләде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: