«Яңа ел Эшләпәчесе» операциясе» Яңа ел тамашасы (6+)

Кадерле балалар һәм аларның әти-әниләре!

Сезне чын яңа ел тылсымы белән тулы карлы Могҗизалар иленә гаҗәеп сәяхәткә чакырабыз!
Яңа ел алдыннан Могҗизалар илендә бәла килеп чыккан — мәкерле Кызыл Патшабикә Кыш Бвбвйны урлаган һәм аны тылсымлы капчыкка яшереп куйган! Аннан башка бәйрәм булмаячак.
Алиса һәм аның дуслары, Яңа елны коткарыр өчен, «Яңа ел Эшләпәчесе» дигән серле операция үткәрергә уйлый. Тамашачылар белән бергә алар кар каплаган лабиринтлар аша узачак, Вакыт табышмакларын чишәчәк һәм явыз патшабикә тылсымын җиңеп чыгачак. 
Сезне яраткан геройларыгыз Алиса, Акылсыз Эшләпәче, Кызыл Патшабикә, Ак куян һәм әкият дөньясының башка сәер җан ияләре белән очрашу көтә. 
Шулай ук көтелмәгән әверелешләр һәм магик сюрпризлары белән Могҗизалар иле рухында күңелле сынаулар һәм бәйгеләр ярдәмендә Яңа елны коткару буенча мавыктыргыч эш көтә. 

7 яшь һәм аннан өлкәнрәк балалар һәм аларның әти-әниләре — могҗизаларга ышанучы һәм әкият маҗараларын яратучы барлык укучылар өчен!

Кайчан:
2025 елның 15 декабреннән 25 декабренә кадәр
Кайда:
Шәһәр үзәк китапханәсендә
Дәвамлылыгы:
1 сәгать 30 минут (интерактив уеннарны исәпкә алып)
Билет бәясе:
250 сум

Махсус мөмкинлекләр:
уен программасы;
әкият персонажлары белән фотосессия;
Яңа ел дискотекасы.

Көтеп калабыз!
Бары тик әлеге бәйрәм көннәрендә генә сез әкият Яңа ел белән очрашкан гаҗәеп вакыйганың бер өлеше була алачаксыз!

Поделиться: