Яңа мобиль кушымта История.рф – App Store һәм Google Play каталогларында

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте История.рф мобиль кушымтасын эшләде. Аны Google Play һәм App Store каталогларында табып, бушлай кулланырга була. 

Яңа кушымтада кулланучы Россия тарихы буенча әйдәп баручы белгечләр: Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский, җәмгыятьнең фәнни директоры Михаил Мягков, Дәүләт тарих музееның фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Виктор Безотоснов, Россия Фәннәр Академиясе Россия тарихы институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Константин Аверьянов, РФ Оборона министрлыгы Хәрби тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Исаев, Мәскәү дәүләт университеты Тарих факультеты президенты Сергей Карпов һәм башка абруйлы галимнәр, тарихчылар һәм публицистларның уникаль мәкаләләрен, аудио- һәм видеолекцияләрен таба ала. 

Кирәкле материал, эзләп табарга җайлы булсын өчен, категорияләр (утлы корал тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр тарихы, Икенче бөтендөнья сугышы, тарихи шәхесләр һ.б.) һәм хронология буенча аерып, тәртипкә салынган. Барлык лекцияләрне үзегезнең телефонга алып, интернетсыз да тыңларга мөмкин. 

История.рф порталындагы һәм кушымтадагы шәхси кабинетлар синхронлаштырылган: мәкалә яки лекцияне кушымтада «сайланганнар»га куеп, аннан соң компьютер аша зуррак экранда карарга була. 

Яңа кушымта Россия тарихын өйрәнүчеләр, теге яки бу тема буенча белемнәрен тулыландырырга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмчегә әйләнер. Ул аеруча мәктәп укучыларында һәм студентларда кызыксыну уята, чөнки кыска вакыт эчендә Россия тарихының бөтен курсы буенча имтихан, контроль эш яки семинарга әзерләнергә булыша. 

Яңа кушымтага сылтамалар:

– App Store: https://apps.apple.com/ru/app/russian-history/id1590370676

– Google Play: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.histrf.mobile

Поделиться: