Cәнгать төне яңа форматта (0+)

3 ноябрьдә Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсе чираттагы тапкыр «Сәнгать төне – 2020» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Китапханәнең мәгълүмати киңлегендә туры эфирда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиеваның  «Туган илем – сиңа җырым. Песнь Отчизне» дип аталган күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Рәссамнар иҗатында төп һәм яраткан тема – татар халкының тарихы һәм мәдәнияте. 
Җыр сөючеләр өчен педагог-музыкант, Халыкара бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты Лили Камская белән «Дөнья матурлыгын йөрәк белән тоеп» дип аталган АРТ-очрашу узачак.
«Җилкәнле алтын көймә» мастер-классында рәссам Чаллы шәһәре туграсының символик мәгънәсе турында сөйләячәк һәм рәсем ясауның этапларын күрсәтәчәк. 
Ин нәни дусларыбыз өчен «Сказки для Несмеяны» Шәүләләр театры тамашасы тәкъдим ителәчәк. Яшь тамашачылар тылсымлы кызның серле маҗараларын карый алачак. 
Чара библиотека-челны.рф рәсми сайтында, китапханәнең «ВКонтакте», Instagram социаль челтәрләрендә һәм YouTube-каналында трансляцияләнәчәк һәм урнаштырылачак. 

Поделиться: