«Нинди сихри бу әкият» Әдәби иртә (0+)

26 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Нинди сихри бу әкият» исемле әдәби иртә узды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланды.

DSC03621
DSC03631
DSC03640

Яшь китап сөючеләр өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы матур, төсле китаплардан торган күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга китапханәче әзерләгән презентация ярдәм итте. Балалар кечкенә Апушның ачы язмышы турында сөйләгәннәрне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлап утырды.

Тукай әкиятләрендә бик күп кызыклы һәм могҗизаи вакыйгалар сурәтләнә. Язучының әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карау иң кызыклы танып белү мизгелләре булды. Сорауларга җавап биреп, нәниләр шагыйрь турында яхшы белүләре белән куандырды. Аларга аеруча «Без кайсы әкияттән» уены ошады. Балалар театральләштерелгән формада Г.Тукайның «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырьләрен яттан сөйләде. Шулай ук алар татар халык балалар уеннарында бик кызыксынып катнашты.

Әлеге әдәби иртә балаларда Г.Тукай иҗатына зур кызыксыну уятты. Алар шагыйрьнең әсәрләре безне яхшы күңелле, мәрхәмәтле, гадел булырга өйрәтүе турында белде.

Чара азагында балалар хор белән «Туган тел» җырын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: