Гади (ә бәлки бик үк гади дә түгелдер) поезд. Бер купеда өч хатын-кыз — студент, шагыйрә ханым һәм әби бара. Гадәти булмаган бернәрсә дә юк кебек… Әмма нәкъ менә шунда иң кызыгы башлана да инде! Чөнки бу сәфәр гади генә булмаска охшап тора (йокладың — уяндың — килеп җиттең), ә бик үзенчәлекле — чын күңелдән аралашу, шигырьләр уку (әле ул гына түгел!) һәм хәтта биюләр белән! Ә инде әлеге кызыклы сәфәрнең азагы ничек тәмамлануы турында «Көмеш» театрының 60-68 яшьлек актрисалары сөйләр.
Режиссеры — Екатерина Запольская. Спектакль «Китапханә төне – 2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында күрсәтеләчәк. Вакытыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакырабыз! Спектакльгә керү бушлай  Үткәрү вакыты: 28 май 19:00 сәгатьтә
|