Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы! (0+)

Кадерле балалар һәм хөрмәтле ата-аналар!

Сезне Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышланган чараларга кушылырга чакырабыз. Бу бәйрәм ел саен язгы мәктәп каникуллары вакытында уза һәм укырга, таныш булмаган горизонтларны өйрәнергә һәм мавыктыргыч сюжетларга кереп чумарга яратучыларны берләштерә.

Китапханәләр бик күптөрле кызыклы чараларга бай зур программа әзерләде: язучылар белән очрашулар, викториналар, күңел ачу программалары, экскурсияләр, танып белү сәгатьләре, интерактив уеннар, тематик китап күргәзмәләре.

Балалар китабы атналыгына «Китап маҗаралары: А дан Я га кадәр» әдәби фестивале старт бирәчәк. Ул 26 мартта Шәһәр үзәк китапханәсендә узачак. Фестиваль кунакларын иҗади биремнәр, «Җиде диңгез» Камера курчак театрыннан театральләштерелгән элементлар белән интерактив программа, Татар драма театры артистлары белән очрашу, экскурсия һәм мавыктыргыч квест көтә.

Сезнең игътибарга 26 марттан алып 4 апрельгә кадәр Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында узачак вакыйгаларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Сезне безнең очрашуларда күрүебезгә шат булачакбыз! Бу атнаны бергәләп чын-чынлап онытылмас итик!

Поделиться: