Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы! (0+)

Хөрмәтле балалар һәм аларның әти-әниләре!
Сезне традиция буенча язгы мәктәп каникуллары көннәрендә узучы Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында катнашырга чакырабыз. Бу укырга, яңа дөньялар ачарга һәм мавыктыргыч тарихларга кереп чумарга яратучы һәркем өчен көтеп алынган матур бәйрәм.
Китапханәләр язучылар белән очрашулар, мастер-класслар, уен программалары, квестлар, экскурсияләр, китап күргәзмәләре, яңа китаплар тәкъдим итү кебек бик күп мавыктыргыч вакыйгаларны үз эченә алган бай программа әзерләде. 
Балалар китабы атналыгы 20 мартта шәһәр үзәк китапханәсендә узачак «Китап дусларын җыя» әдәби фестивале белән ачылачак. Фестиваль программасында танып белү-уен программалары, мастер-класслар, шәһәребез шагыйрьләре белән очрашулар узачак.  

Сезнең игътибарга 22 марттан 30 мартка кадәр үтәчәк Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгының мәдәни вакыйгалары анонсын тәкъдим итәбез. 

Сезне безнең чараларда көтеп калабыз! Бу көннәрне бергәләп онытылмас итеп уздырыйк!

Поделиться: