Куркынычсыз Рунет атналыгы – 2023. «Интернет лабиринтлары буйлап» акциясе (6+)

Бесплатно

2023 елның 7 февраленнән 14 февраленә кадәр китапханәләрдә «Интернет лабиринтлары буйлап» дигән шәһәр акциясе старт ала. Акция чараларының программасы интерактив танып белү программалары һәм уеннары, викториналар, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре һәм Интернет челтәрендәге куркынычларга каршы тору, зарарлы программалар һәм мәгълүматка критик анализ ясау кагыйдәләре сораулары буенча белем бирүче практикумнарны үз эченә ала. Балалар һәм ата-аналар Интернетта куркынычсыз аралашу, шәхси мәгълүматларны саклау, эффектив белем бирү һәм Интернетта үз иҗатыңны таныту технологияләре, шулай ук «Вебландия» иң яхшы куркынычсыз балалар ресурслары каталоглары белән танышачаклар. 

ЧАРАЛАР ПРОГРАММАСЫ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: