«ТАССРның 100 еллыгын каршылап» китап күргәзмәсе (6+)

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Аны бәйрәм итү турындагы указны Владимир Путин имзалады. ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор.

Бу вакыйга уңаеннан, шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (Татар АССРы, ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле күргәзмә оештырды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны татар мәдәнияте, рәсем сәнгате, шулай ук республика үсешенә үзләреннән бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты белән таныштыра.

Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: