«БЕЗНЕҢ БАКЧА» – өлкәннәр өчен клуб

Өлкәннәр өчен «Безнең бакча» клубы 2022 елның 27 гыйнварында 6 нчы санлы китапханәдә «Автозаводский» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Люзия Мансуровна Мостафина инициативасы белән оештырылды.

Клуб һәвәскәр бакчачыларны берләштерә. Утырышлар елның гыйнвар аеннан декабрь аена кадәр кварталга бер тапкыр үткәрелә. Теләсә кайсы бакчачы, чәчәк үстерүче клуб әгъзасы була ала. Бүгенге көндә клубка 12 кеше йөри. Клуб рәисе сайланды, еллык эш планы төзелде. 

Клуб утырышына белгечләр – агрономнар чакырыла, алар бакчачылык эшендә киңәшләр бирә. Утырышларга әзерләнүдә клуб әгъзалары актив катнаша. 
Катнашучылар чәчү материаллары, агротехника чаралары, кызыклы идеяләре һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәк культуралары үстерү, сирәк үсемлекләрне үрчетү буенча киңәшләр бирә. 

Программаның максаты: чәчәк үстерү, бакчачылык буенча белемнәрне камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу. 

Программаның бурычлары:
– ял итүне оештыру һәм кызыксынулары буенча кешеләрнең аралашуына булышу;
– вакытлы басмалар, китаплардан җир эшкәртү, бакчачылык яңалыклары турында мәгълүмат бирү;
– җирне куллану культурасы сораулары буенча консультатив ярдәм күрсәтү;
– яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү буенча тәҗрибә туплау өчен шартлар булдыру.                     

Программаны тормышка ашыру вакыты: 2023 елның гыйнвар аеннан декабрь аена кадәр. Программа еллык.

Программаны тормышка ашыру урыны: 6 нчы санлы китапханә

Программадан көтелгән нәтиҗә:
– Уңышны арттыру, актив тормыш рәвешен популярлаштыру.
– Өлкән буын кешеләренең ялын һәм мәгълүмат культурасын арттыру.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм формасы

Гыйнвар

Тәҗрибә уртаклашу «Маленькие хитрости большого урожая»

Апрель

Виртуаль сәяхәт «Сто лучших идей для сада»

Сентябрь

Тәҗрибә уртаклашу «А я делаю так…». Кышка әзерлек

Декабрь

Күзәтү «Новинки в мире семян овощных и цветочных культур. Перспективные сорта плодовых и ягодных культур». 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: