«Сугыш юллары буйлап» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү (12+)
16
Май 2019
Пәнҗешәмбе
16 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сугыш юллары буйлап» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара башында катнашучылар алдында бәйгенең Гран-при иясе, 54 нче гимназия укучысы Альмира Ахунҗанова чыгыш ясады. 14 катнашучыга төрле номинацияләрдә I, II, III дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Бәйгедә Чаллының белем бирү йортларында укучы 11 яшьтән алып 19 яшькәчә балалар катнашты. Бәйге 3 номинациядә узды: «Сугыш шигърияте», «Сугыш прозасы», «Катнашучының үзе иҗат иткән шигырьләре». Чыгышлар видео, презентация, музыкаль фон белән үрелеп барды. Катнашучылар үзләре дә әсәрдә язучы тудырган образларга кереп чумды. Бәйге турында…
|