Азатлык мәйданында Яңа елның төп чыршысын ачу тантанасы узды
26
Декабрь 2020
Saturday
25 декабрьдә шәһәрнең төп мәйданы «Азатлык»та Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте. Һәр елдагыча чыршының утларын чаллы халкы алкышлары астында Кыш Бабай белән Кар Кызы кабызды. Чара кунаклары өчен уен мәйданчыклары, әкият персонажлары катнашында уеннар, утлы шоу, флешмоб оештырылды. Безнең китапханәләр системасы хезмәткәрләре дә әлеге күркәм вакыйгада катнашты. Әкият геройлары Базилио кушаматлы Мәче һәм Алиса исемле Төлке, Маша һәм Аю Кыш Бабай белән Кар Кызының ярдәмчеләренә әйләнде, әкият геройлары парадына кушылды һәм матур яңа ел бәйрәменә килгән балаларга татлы күчтәнәчләр таратты.
|