Лучший сайт организации культуры – 2019

Без – «Мәдәният оешмасының иң яхшы сайты – 2019» бәйгесе җиңүчеләре!

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең рәсми сайты халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча «Мәдәният оешмасының иң яхшы сайты – 2019» Бөтенроссия ачык бәйгесе лидеры булды! Бәйгедә 200дән артык мәдәният оешмасы – китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре, мәдәният йортлары, театрлар, балет мәктәпләре һ.б.лар катнашты. 

Бәйгенең җиңүчеләре дүрт этаплы процедура узу аша билгеләнде:

1. Белгеч бәясе
Бәйгенең бәйсез экспертлары билгеле бер күрсәткечләр буенча катнашучыларның сайтларына бәя бирде.
2. Үз-үзеңне тәкъдим итү
Бәйгедә катнашучылар үз сайтлары турында махсус БРИФ тутырды, анда сайтның өстен якларын һәм алдынгы тәҗрибәсен күрсәтергә тырышты.
3. Бәйгедә катнашучыларның бәясе
Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе катнашучылар арасында өч иң яхшы сайтны сайлады.
4. Халык тавыш бирүе
Һәр теләгән кеше бәйгедә катнашучылар өчен үз тавышын бирде.

Безгә теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәбез!

БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: